«Казан ярминкәсе» ачык акционер җәмгыятьтә «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI махсуслаштырылган күргәзмә уза

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның апрелендә «Казан ярминкәсе» ААҖнең күргәзмә павильонында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI махсуслаштырылган күргәзмә уза. Чарада АПКпредприятиеләреннән Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең «ТатНИИСХ» ФНУ, «Майский» ТК» ҖЧҖ«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «КДАУ» ЮҺБ ФДМУ, «Россельхозцентр»ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «ДеЛаваль» ЯАҖ катнашаларалар күргәзмәдә энергия ресурсларын саклау өлкәсендә үзләренең уңышларын күрсәтәчәкләр.

Күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, субсидияләү буенча федераль программалар нигезендә Татарстанда энергияне саклау өлкәсендә җитди модернизацияләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек туды, дип билгеләп үтте. Бигрәк тә бюджет өлкәләрендә. «Бюджет өлкәсе бүген энергияне иң күп кулланучылардан санала. Мәсәлән, медицина комплекслары.Медицина комплексын реконструкцияләүнең һәр очрагы энергия куллануны 2-3 мәртәбә арттырырга мәҗбүр итә.Чөнки заманча җайланмалар шактый күп энергия сарыф итүне таләп итәләр. Без боларны истә тотарга тиеш», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук утырышта катнашучыларга федераль үзәкнең әлеге өлкәне субсидияләвен туктатуы турында хәбәр итте. Шуңа да карамастан, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру” программасы үзенең эшләвен дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авыл хуҗалыгына аерым тукталды. “Туфрак эшкәртү һәм урып-җыю процессы гаять күп энергия сарыф итүне таләп итә. Элек без кулланган технологияләр искерде инде. Эшләүнең яңа ысулларын эзләргә кирәк. Болар барысы да безнең икътисадта чагыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында энергия ресурсларын саклау өлкәсендә күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр һәм “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау”   XVХалыкара симпозиумын үткәрү каралган.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында федераль һәм республика башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы һәм чит илләр учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренең энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеге буенча актуаль мәсьәләләр турында нотыклары тыңланды.

«Камский Бекон» ҖЧҖ энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә ирешкән иң зур уңышлар конкурсы буенча “Агросәнәгать комплексы” номинациясендә бүләкләүгә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International