Әлмәт районында узган семинарда терлекчелекне энергиягә бай һәм югары протеинлы азык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының Кәләй авылында “Токарликов ис.” ААҖ базасында “Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – эре мөгезле терлекләрне сыйфатлы тукландыру нигезе” темасына семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов,  Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Токарликов ис.” ААҖнең генераль директоры Рәсим Исхаков, Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек буенча фәнни үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров, сөтчелек тармагында уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы формированиеләре,  инвестицион компанияләренең агрофирмалары җитәкчеләре катнашты.

Семинар барышында республика терлекчелек тармагының узган елгы эшенә йомгаклар ясалды. Шулай ук сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш тәҗрибәсен алмаштылар.

Нәҗип Хаҗипов эре мөгезле терлекләр азыгының энергетик кыйммәтен һәм анда протеинны арттыру турында нотык белән чыгыш ясалды. Ул, мондый азык сыерларның сөтен арттыруга ярдәм итәчәк, диде. Бу бик мөһим, чөнки республикада савым терлегенең продуктлылык күрсәткече климат шартлары начаррак булган төбәкләрдәгегә караганда да түбәнрәк, дип ассызыклады ул. Үрнәк итеп Балтач районының «Кызыл Юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын китерде, анда савым буенча уңай динамика күзәтелә. Нәҗип Хаҗипов республика өчен бик мөһим проблеманы билгеләп үтте – 1 баш эре мөгезле терлеккә ярты гектар исәбеннән чыгып, энергиягә бай һәм югары аксымлы культуралар чәчәргә кирәк.

Илдус Габдрахманов  катнашучыларны майлы культуралар һәм кукуруз үстерү технологиясе белән таныштырды.

Рәсим Исхаков үзебездә җитештерелә торган югары протеинлы концентратлар куллану тәбрибәсенә тукталды.

Шамил Шакиров семинарда катнашучыларны сөтчелек терлекләре өчен экструдив азык әзерләү һәм аны куллану технологиясе белән таныштырды. Андый азык терлекләр тарафыннан бик яхшы үзләштерелә, шуның исәбенә тукландыруны 40 процентка киметергә мөмкин.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, семинарда телгә алынган технологияләрне куллану республика районнарының авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләрендә уңай чагылыш табарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International