Татарстан Республикасының Арча районыннан гаилә фермасы ит һәм сөт җитештерү буенча эре кооперативка керә

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре матбугат туры барышында Арча районы Түбән Мәтәскә авылыннан гаилә фермасы хуҗалары Гөлназ һәм Айдар Сабировларда кунакта булдылар.

Моннан өч ел элек гаилә фермасы урынында чокыр һәм бушлык була. Бүген исә монда районда алдынгылар рәтендә бара торган 100 баш сыерга исәпләнгән гаилә сөт фермасы төзелгән. Барлык эре мөгезле терлекләр саны 140 башка җитә. 2014 елда ирле-хатынлы Сабировлар 460 тонна сөт савып алалар. Бүген көнлек савым 2 тонна тәшкил итә. 2014 елда фермадан акчалата керем 12 млн. сум булган.

«Татар-информ» агентлыгы корреспондентына сөйләгәнчә, югары технологияле сөтчелек фермасының 35 яшьлекбашлыгы Айдар Сабиров мәктәп елларыннан ук авылда аграр бизнес ачарга хыялланган. «Әти гомер буе сөт-товар фермасы мөдире булып эшләде, әни - сыер савучы булып, мин тагын нинди һөнәр сайлый алыр идем?” - ди ул.

Айдар Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетын тәмамлый. Аның хатыны шул ук югары уку йортында “Бухгалтерлык исәбе һәм аудит” белгечлеге алып чыга.

Хатынының иренә булышырга вакыты әзрәк кала хәзер. Балалар тәрбияләү күбрәк аның өстендә. Кызлары Айгизәгә – 10, икенчесе Азалиягә 7 яшь. Төпчек малайлары Аязга 3 яшь тулган. “Сөт фермасы тулысы белән Айдар өстендә. Без аны өйдә сирәк күрәбез”, - ди хатыны ире турында.

Айдарга сөт фермасын тәртиптә тотуда эшкә алынган 4 авылдашы булыша. Азык әзерләү сезонында гаилә фермасы башлыгы тагын 20ләп авылдашын эшкә җәлеп итә. Аларның уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә.

Эшләр гел шулай шома гына бармаган, билгеле. Районда иң перспективалы сөт фермасын төзү күп көч һәм чыгым таләп итә. Сөт комплексын төзү өчен Айдар банктан ссуда ала. Чыгымнарның бер өлешен каплауга район һәм республика бюджетларыннан 1әр млн. сум бирәләр.

Моннан тыш, «Лизинг-грант» программасында катнашып, сөт фермасы хуҗасы тракторлы була. Субсидияләү программасы буенча туфрак эшкәртү һәм азык җыю техникасы ала.

КФХ карамагында 760 га чәчүлек җирләре бар – эшкуарлар терлек азыгын үзләре әзерли, шуңа күрә җитештерелгән продукциянең дә бәясе арзанрак була.

Узган елда Айдар Сабиров Казанбаш авылында тагын бер сыер фермасы төзергә керешә, ул 400 баш хайванга исәпләнә. Аны да гамәлгә керткәннән соң сөт җитештерү күләме тәүлеккә 10 тоннага артачак.

Перспектив эшкуарның планында – сөт эшкәртү буенча мини-завод төзү.

Аның тагын да мөһимрәк проекты бар. Айдар Сабиров кооперация нигезендә район фермерлары – Алмаз Кәримов һәм Марсель Хәлилов белән берләшә. Кооператив көн саен 10 тонна сөт җитештерәчәкЕлга 100 тонна ит җитештерәчәк. Кооперативның еллык табышы 50 млн. сумга җитәчәк.

Техник яктан җиһазлауга килгәндә исә, Айдар Сабиров башта ук үзенә компаньон итеп ышанычлы җирле эшкуарны сайлый, ул сөтүткәргечләр төзи белә, терлекләрне ашату һәм карау җайланмаларын урнаштырырга осталыгы бар. Ул шулай ук сөт фермалары өчен биналар торгыза. Профессиональ компаньон үзе урнаштырган җайланмаларның торышын даими тикшереп, карап та тора. Шуңа күрә терлек эчертү һәм ашату җайланмаларын Айдар Сабировка коммерциячел компанияләрдән сатып алырга туры килми.

Арча районы эре товар җитештерүчесен зур масштаблы кооперация дә куркытмый, чөнки аның бер-беренә терәк булырлык ышанычлы компаньоннары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International