Зәй районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары тапшырдылар

2015 елның 31 марты, сишәмбе

28 мартта Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларын бүләкләү тантанасы узды – 83 хуҗалыкка сыер саву аппаратлары тапшырылды.

Аксар мәдәният йортында узган чарада районның башкарма комитеты җитәкчесе РәзифКәримоврайон авыл хуҗалыгы хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе башлыгы АтласГалиәхмәтов катнашты.

Мондый бүләкләр хуҗалыкта кимендә өч сыеры булган гаиләләргә бирелде. Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче гаиләләргә ярдәм итүнең бу рәвеше - Рәзиф Кәримов идеясе. Бүгенге санкцияләр һәм импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте ул.

Атлас Галиәхмәтов авыл җирлекләре башлыкларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтүдә авыл кешеләренең активлыгын арттырырга өндәде. Терлек тоту – көндәлек четерекле хезмәт ул, шулай да соңгы вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә артып тора, диде ул. Сөтнең бәясе - 1 литры 30 сум, итне күпләп сату бәясе - бер килосы 260 -280 сум. Терлек үрчетү - гаилә бизнесы өчен бүген табышлы эшкә әверелергә мөмкин.

Кармалка поселогыннан Мөнирә Нургалиева 14 сыер асрый, Сармашбаш-Ирне авылыннан Ирек Хәсәншин – 15сыерПоповка авылыннан Любовь Глухова – 9 сыерЧыбыклы авыл җирлегеннән Владимир Медведев – 10 сыер,Яңа Спас авыл җирлегеннән Николай Каштанов 13 сыер асрый. Өчтән күп сыер асраучы гаиләләр саны буенча иң күбесе – Югары Нәлим авыл җирлегендә – 9 гаилә, Бохарай, Поповка, Якты Күл авыл җирлекләрендә - 7шәр гаилә.

Любовь Глухова әйткәнчә, йортың тулы терлек булганда, диванда бик ятып тора алмыйсың. Хайваннарны көнгә берничә мәртәбә ашатырга, эчертергә, сыерларны саварга, җәен кышка азык әзерләргә кирәк бит. «Безнең хуҗалыкта 14 эре мөгезле терлек бар. Тагын сарыклар, тавыклар бар. Сөтне беркая да тапшырмыйбыз, авыл кешеләре сатып ала. Яңа аппарат белән куллар да алай ук арымас, вакыт та әзрәк китәр инде. Моңа кадәр сыерларны кул белән сава идек. Менә хәзер бөтенләй бушка аппаратлы да булдык. Мондый ярдәм өчен рәхмәттән башка сүз юк», - диде Любовь Глухова.

Мөнирә Нургалиева сүзләреннән күренгәнчә, 16 ел элек аның гаиләсе 4 сыер тоткан, бүген исә аларның саны 14кә җиткән. Сөтне үз клиентлары сатып алаСөтнең 1 литрын 30 сумнан саталар. Элек тә саву аппаратлары булган, әмма ул искергән инде, ун ел элек алынган булган. ШЯХларга (ЛПХ) ярдәм итү программасы бик вакытлы килеп чыкты. “Безнең мәнфәгатьләребезне аңлап, ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле без”, - ди Мөнирә Нургалиева.

Атлас Галиахмәтов әйтүенчә, шундый юл белән шәхси хуҗалыкларда терлекчелек продукциясен җитештерүне кече механикалаштыру дәрәҗәсе арта. Илдәге икътисадый кыенлыкларга да карамастан, республикада, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү максатында, аларны саву аппаратлары белән тәэмин итү өчен финанс чаралары табылды.

Шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм бу гына түгел. Узган ел Зәй районында шәхси хуҗалыкларда савым сыерларын тотуга чыгымнарны каплау өчен бер сыерга 2 мең сум исәбеннән субсидияләр бирелгән. Аларның гомуми суммасы 3,8 миллион сум тәшкил итә. Шәхси хуҗалыкта яисә фермер хуҗалыкларында җитештерелгәнпродукцияне атна саен үткәрелә торган шәһәр ярминкәләрендә саталар. Район печән һәм салам әзерли торган 7 комплекс сатып алган, алар авыл җирлекләренә беркетелгән. Быел сатылган 1 литр сөткә чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү, “Яшь фермер”, “Гаилә фермаларын үстерү”, «Лизинг-грант» һәм «40 ка 60» кебек программалар гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерларын асраучыларны кызыксындыру буенча тагын бер программа эшләнде, ул вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка килештерү өчен тапшырылды.

Бүген Зәй районында 10 381 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Алар тарафыннан 1700 га җир эшкәртелә.

2014 елда бу хуҗалыкларда 35 мең тонна бәрәңге, 8 мең тонна яшелчә үстерелгән, 9300 тонна сөт һәм 600 тонна ит җитештерелгән.

Бу елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 4 123 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 1 784 сыер бар, 5 750 сарык, 48 меңгә якын кош, 6 016 умарта күче исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International