Агымдагы елның 1 апреленнән Әлмәт муниципаль районының Кәләй авылында “Токарликов ис.” ААҖ базасында “Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – эре мөгезле терлекләрне сыйфатлы тукландыру нигезе” темасына семинар-киңәшмә узачак.
Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Токарликов ис.” ААҖнең генераль директоры Рәсим Исхаков, Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров чыгыш ясаячаклар.
Чарага авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм инвестицион компанияләрнең агрофирмалары җитәкчеләре чакырыла.
Семинарда түбәндәге тамаларга нотыклар булачак: «Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – эре мөгезле терлекне сыйфатлы тукландыру нигезе», «Үзебездә җитештерелгән югары протеинлы концентратларны куллану тәҗрибәсе», «Сөтчелек терлекләрен тукландыру өчен югары протеинлы, экструдив азык әзерләү һәм куллану технологиясе», «Майлы культуралар һәм кукуруз үстерү технологиясе», «Майлы культуралар үстерүне һәм җыюны техник яктан тәэмин итү».