Республика районнарында һөнәри берлекләрнең хисап-сайлау конференцияләре дәвам итә

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Узган атна ахырында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең Лениногорск район оешмасында хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков катнашты.

Хисап нотыгы белән һөнәр берлегенең район комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов чыгыш ясады, ул оешманың соңгы 5 ел эшенә анализ ясады. Шулай ук районның уңышлары турында, бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар һәм хәл ителмәгән проблемалар турында сөйләде. Болар – авылларга хас проблемалар: түбән хезмәт хакы, кадрлар җитмәү, яшьләрне авылда калдыру мәсьәләләре.

Һөнәр берлекләре алдында торган тагын четрекле мәсьәләләрнең берсе бүген - финанс кризисы шартларында хезмәт хакын саклап калу һәм түләү, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен җайга сала торган ташламалар һәм гарантияләр. Эш урыннарын һәм квалификацияле кадрларны саклап калу өчен, социаль тотрыклылыкны тәэмин итү өчен социаль партнерлыктан актив файдаланырга кирәк.

Конференциядә район оешмасының яңа эшче органнары сайланды. Делегатлар бертавыштан Алмаз Мәүлетовны яңа 5 елга һөнәр берлеге райкомы рәисе итеп сайладылар.

Активистлар АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге республика комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең Лениногорск район оешмасы 1100 кешедән торган 11 авыл хуҗалыгыпредлприятиесен берләштерә. 2011 ел белән чагыштырганда һөнәр берлеге әгъзаларының саны 565 кешегә арткан, әһөнәр берлеге оешмасы булган предприятиеләр саны 2гә арткан. 2013 елда авыл хуҗалыгы формированиеләрендәге уртача хезмәт хакы 14610 сум булса, узган елда ул 16364 сумга җиткән рублей, 1754 сумга, ягъни 12 %ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International