Бүген «Үсенте» авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативын гамәлгә куючыларның гомуми оештыру җыелышы булды.
Җыелышта “Милли сәүдә маркасы” ДУП генераль директоры Илсур Сафиуллин, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖнең генераль директоры Илшат Ганиев, КФХ һәмКХ җитәкчеләре - Владимир Аппаков («Земляки» КХ), Нәсим Дәүләтов («Дәүләтов Н.Г.» КФХ), ИлшатГомәров («Гомәров И.Н.» КФХ), Эльвира Мифтахетдинова («Мифтахетдинова Э.Р.» КФХ) катнаштылар.
Җыелышта «Үсенте» авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативы төзелүен раслый торган документлар имзаланды. “Милли сәүдә маркасы” ДУП инициативасы белән Татарстан Республикасында яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүче эре җитештерүчеләр берләште. Берләшүнең максаты – җитештерүне модернизацияләү, стандартлаштыру, бердәм сәүдә маркасы булдыру буенча өстәмә мөмкинлекләр алу, һәм, ахыр чтктә, мондый берләшү безнең төбәктә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшыртуга һәм конкуренциячеллекне арттыруга китерәчәк. Шулай итеп, продукция кооператив аша сатылачак, яшелчәләр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын өчен җитештерүче теге яисә бу культураны күпме чәчәргә, күпме утыртырга кирәклеген белеп торачак. Шулай ук яшелчәләрне саклау өчен үзәкләштерелгән урыннар һәм аларны эшкәртү цехлары төзү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгын үстерү барлык илләрдә дә кооперативлар төзү аша бара, диде Илсур Сафиуллин. - Шуңа күрә без башка тармаклар буенча да, мәсәлән, ит һәм сөт җитештерү буенча кооперативлар төзү инициативасы белән дә чыгачакбыз,- диде ул.