Иске Чүпрәледә тармак технологияләре техникумын тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырдылар

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Узган атнада Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында тармак технологияләре техникумының 2015 елгы чыгарылыш укучыларына дипломнар тапшыру тантанасы булды, дип хәбәр итә Чүпрәле муниципаль районының “Туган як” газетасы редакциясе.

Дипломнар тапшыру тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, хәрби комиссар Вил Нуруллин һәм Казан дәүләт аграр университетының «Техник сервис» кафедрасы мөдире Илдус Гыймалтдиновоешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләречыгарылыш студентларының ата-аналары һәм туганнары катнашты.

Тармак техникумы район өчен түбәндәге белгечлекләр буенча 36 белгеч әзерләде: автомобильләр ремонтлау буенча 3 разрядлы слесарь, «В» һәм «С» категорияле автомобиль йөртүче, 2 разрядлы заправка станциясеоператоры, «В, С, Е, F» категорияле авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинисты һәм пешекче - кондитер.

Район башлыгы Александр Шадриков укып чыгучыларга сайлаган һөнәрләре буенча уңышлар һәм куйган максатларына ирешүләрен теләде, яхшы билгеләргә укыганнарга һәм техникумның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Техникум директоры Рамил Әхмәтов студентларны укуны уңышлы тәмамлап чыгулары белән котлады һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде. Студентларның ата-аналары исеменнән Наталия Пустынина чыгыш ясадыТехникум укытучыларына ул авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүдә, эшкә өйрәтүдә һәм яшьләрне тәрбияләүдә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Тантаналы чара концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан студентлар мөгаллимнәргә үзләренә булган җылы мөнәсәбәтләре өчен, аларның хезмәте һәм чыдамлыгы, сабырлыгы өчен җылы сүзләр әйттеләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чүпрәле тармак техникумы эшли башлаганнан бирле 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International