Узган атнада Пермь краеның Чайковский шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган VII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары узды. Уеннар программасына 4 спорт төре буенча ярышлар кергән иде: чаңгы ярышлары, гирь спорты,полиатлон, сыер савучылар ярышлары, механизаторлар ярышлары, спорт юнәлеше, спорт гаиләләре ярышлары, шахмат, шашка уеннары. Уеннарда Россия Федерациясенең 49 субъектыннан спорт делегацияләре катнашты, спортчылар 1 200 кешедән артык иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы спорт делегациясе 8 төр уенда (гирь спорты, полиатлон, сыер савучылар ярышлары, механизаторлар ярышлары, спорт юнәлеше, спорт гаиләләре ярышлары, шахмат, шашка уеннары) катнашты, делегация составында 26 спортчы, 4 тренер, республиканың 5 авыл районы – Актаныш, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Саба районнарының 5 авыл җирлегеннән 1 җитәкче иде.
Россиянең 49 субъекты арасында Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында 6 нчы урынны алды, ә авыл җирлеге халкы 800 мең һәм аннан күбрәк санда булган төркем буенча - 1 нче урынны.