Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы чаңгы ярышларында 3 нче урынны алды

2015 елның 8 марты, якшәмбе

мартта Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча 5 нче Спартакиада узды. Ярышлар Зеленодольск шәһәрендә “Маяк” спорт базасында үткәрелде.

Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы 3 нче урынны алды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы – 2 нче, ә 1 нче урынга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  командасы чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы составына аудит һәмкоррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев, игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүчеконсультанты Алмаз Галәүтдиновтерлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең сектор мөдире РәдисХәйбуллинтерлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече Венера Беляева,финанслау бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече Гөлнара Фазыйлова кергән иде.

Команданы ирешкән уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International