Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Николай Федоровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2015 елның 7 марты, шимбә

Гүзәл хатын-кызлар!

Чын күңелдән сезне Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйм!

Язгы кояшның җылы нурлары иркәләгән кебек, сездәге җылылык, сөйкемлелек, эчке һәм тышкы матурлык та күңелләргә шатлык, киләчәккә өмет өсти, хезмәткә, иҗатка дәрт-дәрман бирә.

Сез нәфис тә, гүзәл дә, һәм сездәге гаять зур эчке рухи байлык, нык ихтыярлылык, сабырлык һәрдаим җиңүгә, уңышка илтә. Россия хатын-кызларының аяусыз хезмәт һәм сугыш батырлыклары илебез кылган данлы гамәлләр язмасына кертелгән. Без Ватаныбызны фидакарьләрчә яклаучы хатын-кызларыбызга, хезмәт ветераннарына аларның батырлыгы һәм кыюлыгы, Илебезгә турылыклы хезмәт итүләре өчен чиксез рәхмәтле.Агросәнәгать комплексында һәм балыкчылык тармагында эшләүче хатын-кызларыбызга ихластан зуррәхмәтемне белдерәм. Аларның армый-талмый хезмәт итүләре югары нәтиҗәләргә ирешүдә, яңа үрләр яулауда ярдәм итә, ә эшчән куллары чын мәгънәсендә могҗизалар тудыра!

Кадерле әниләр һәм әбиләр, сөйкемле апалар һәм сеңелләр, гүзәл кызлар һәм хатыннар! Сезгә бу күркәм Яз бәйрәмендә нык сәламәтлек, тормышыгызда истә калырлык матур вакыйгалар, бәхет-шатлык белән тулы көннәр һәм һәрдаим якыннарыгызның олы мәхәббәт җылысын тоеп яшәвегезне телим!



Россия Федерациясе

авыл хуҗалыгы министры                                                                                                                    Н.В. Федоров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International