Сөйкемле хатын-кызларыбыз!
Сезне күркәм яз бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне көне белән ихластан котлыйм!
Сез – гаилә учагын саклаучылар, яктылык һәм җылылык өстәүчеләр, наз һәм мәхәббәт бүләк итүчеләр. Сездәге бу сыйфатлар чын мәгънәсендә ихтирамга лаек.
Республикабыз һәм гомумән илебез халкына шатлык-куанычлар китерә торган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
Авыл хуҗалыгы хезмәте җиңел түгел, бүген тармак алдында игенчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, үзебезнең азык-төлек товарларын сәүдә челтәрләренә күбрәк чыгару буенча зур бурычлар тора. Илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгының конкуренциячеллеген арттыруда авыл хезмәтчәннәренең өлеше бәяләп бетергесез. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында армый-талмый хезмәт итүче барлык хатын-кызларга һәм агросәнәгать комплексы үсешенә нигез салган ветеран хатын-кызларга тирән рәхмәтемне белдерәм.
Чын йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тормышыгызда, эшегездә уңышлар, якыннарыгызның җылысын тоеп, яратып һәм яратылып яшәвегезне телим! Күңелегездә сезнең гел яз булсын, кояш сезне гел иркәләп торсын! Өйләрегездә – тынычлык, иминлек, татулык, Илдә тынычлык булсын, һәр туар таң сезгә якты өметләр, шатлык-куанычлар китерсен!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов