Бу атнада Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты президиумы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина алып барды. Анда 2014 елга күмәк-шартнамәчел кампания эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, шулай ук предприятиеләрдә һәм оешмаларда шул чорда хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләр турындагымәсьәлә каралды.
Мәгълүмат белән һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясады. Аның сүзләренән күренгәнчә, күмәк шартнамәләр эшләү һәм кабул итү турында уртак карар кабул иткән социальпартнерларның килештерелгән гамәлләре нигезендә - АПК предприятиеләрендә һәм оешмаларында, һөнәр берлегенең район комитетлары, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре арасындагы килешүләр нигезендә барлык башлангыч һөнәри оешмаларда күмәк шартнамәләр төзелгән, аларның гамәли көче 18785 хезмәткәргә кагыла. Шуларның 62се хисп елында төзелгән. Михаил Бочков билгеләп үткәнчә, бу документларда 2014 елның 13 августында Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында имзаланган Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы килешү нигезендә минималь хезмәт хакы билгеләнә, хезмәт хакын индексацияләү тәртибе билгеләнә.
Һөнәр берлегенең республика комитеты эшчәнлегендә элеккечә үк җитештерүдә кешеләрнең сәламәтлеге һәм алар өчен имин хезмәт шпртлпры булдыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Һөнәр берлегенең республика комитеты, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе һәм эш бирүчеләр арасында төзелгән Тармак килешүендә, шулай ук тиешле территориаль килешүләрдә чагылыш таба. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт дәүләт инспекциясенең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Һөнәр берлегенең республика комитеты “Язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау таләпләрен һәм җитештерү хәвефсезлеген үтәү турында” ел саен айлык чаралар үткәрелә. Җитештерүдәге һәр бәхетсезлек очрагы җентекләп тикшерелә һәм Һөнәр берлегенең республика комитеты президиумы утырышында карала.
Михаил Бочков хәбәр итүенчә, «Хезмәт шартнамәләрен махсус бәяләү турында» Федераль законны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, барлык күмәк шартнамәләргә хезмәтне саклау чаралары буенча өстәмәләр кертелгән, урыннарга хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча методик материаллар җибәрелгән, барлык муниципаль районнарда һөнәр берлеге активы, хезмәтне саклау өчен җаваплы белгечләр өчен укулар оештырылган.
Президиум утырышында Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина ФНПРның IX съезды йомгаклары һәм анда кабул ителгән резолюцияләр турында мәгълүмат бирде.