Сөт җитештерүне арттыру тармагында “Сөт-бизнес Академиясе” («Молочная Бизнес Академия») (МБА) (Липецк өлкәсе, Вербилово ав.) автоном коммерциячел булмаган оешма Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә республикада махсус күчмә сессия уздыра. Сессия министр урынбасары НәҗипХаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге, «Россиядә Danone компанияләре төркемнәре», шулай ук «Красный Восток Агро» ААҖ җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелә.
«Сөт фермасында җитештерүчәнлеккә идарә итү» курсы буенча өч көнлек практик тренинг «Красный Восток Агро» ААҖ базасында Татарстан Республикасы Әлки районының Каргополь авылындагы терлекчелек комплексында 3 марттан 5 мартка кадәр уза. Ул ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, сөт-товар фермалары бригадирлары һәм ясалма аталандыру буенча яшь белгечләр, техниклар өчен оештырыла. «Сөт-бизнес Академиясендә» укуның төп үзенчәлеге - алган күнекмәләрне практикада куллану.
Укулар теоретик һәм сөт фермасында уза торган практик өлешләрдән тора. Түбәндәге темалар яктыртыла:терлекләр үрчетүне начарайта торган факторларны билгеләү, терлекләр үрчетүне яхшырту ысулларын өйрәнү, үрчетүдә идарә һәм оештыру мәсьәләләрен карау, терлекләр үрчетү икътисады һәм сөт җитештерүчеләр базарында яңа алымнар, буаз таналарда һәм бозаулаганнан соң була торган проблемалы авырулар һәм аларны дәвалаганда кулланыла торган чараларның нәтиҗәлелеген билгеләү, синхронлаштыру ысуллары, төрле стадиядәге буазлыкны билгеләү, сыерларны башлангыч һәм соңгы буазлык стадияләрендә карау һәм транзит чорда ветеринар контроле.
Үрчетү менеджментының практик өлешенә хуҗалык үрнәгендә терлекләр үрчетүнең торышын бәяләү керә, аерым алганда, индифференс-, сервис-, сөт ташлаткан һәм бозаулаганга кадәр чорлар, бозаулату бүлекчәләренең булу-булмавы һәм аларның торышы, бозаулаганнан соң күрелә торган чаралар, иртә буазлыкны диагностикалауның заманча ысуллары (УЗИ аппаратын практикада куллану, кан буенча экспресс тест уздыру), тагын ясалма аталандыру технологияләрен (ИО) бәяләү керә, болар: синхронлаштыру, каплату теләген билгеләү, ИО ысуллары, ИО пунктын бәяләү, ИО кагыйдәләрен һәм гигиенасын үтәү, ИОны практикада куллану, орлык әзерләүдән башлап хайванны орлыкландыруга кадәрге процессны анализлау.
“Сөт-бизнес Академиясе”ндә әлеге курста бер үк вакытта Россиянең биш төбәгеннән 18 белгеч укый, болар —Татарстан Республикасы, Самара, Оренбург, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре.
Белем алучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада куллануларын билгеләп үттеләр, мондый укыту процессын югары бәялиләр. Тренингның практик өлеше турында уңай фикерләр күп. МБАда укыган белгечләр алган белемнәрен үз хуҗалыкларында куллана алалар, бу терлек үрчетү күрсәткечләренә дә уңай тәэсир итәчәк.