Арча районында кыяр бизнесы

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Арча районында уннан артык фермер 17 га мәйданда ябык грунтта җылытыла торгантеплицаларда кыяр үстерү белән шөгыльләнәләр. Аерым фермер хуҗалыклары яшелчә үстерү өчен 5 гектарга кадәр мәйданда теплицалар урнаштыралар. 2014 елда фермерлар теплицаларда 2050 тонна кыяр үстерделәр.

Арча муниципаль районының Айван авылында 4,5 га мәйданда җылытыла торган теплица эшли. Түбән Аты авылындафермер Дамир Хәлиуллин да (белгечлеге буенча инженер) кыяр үстерү бизнесын уңышлы оештырган. 6 ел эчендә ул үзенең кыяр бизнесын камилләштергән. 2014 елда теплицаның һәр кв. метрында ул 25әр кг. кыяр үстерә. Барлыгы 1217 тонна кыяр җыеп ала.

Районда теплицалар төзү, газ кертү, җайланмалар, тиешле техника сатып алу өчен 20 млн. сум күләмендә субсидияле кредитлар алдыларбыел аларны түләп бетерәләр.

Бүгенге көндә теплица мәйданы 5 га тәшкил итә, ул газ белән җылытыла, ясалма ут кулланыла һәм тамчылап суландыру көйләнгән. Анда 70 кеше эшли, 12се Арча районы авылларыннан һәм Арчаның үзеннән. Эшчеләргә яшәү өчен тулай торак бар. Фермер хатыны Фәридә кыяр үстерү технологиясенең барлык нечкәлекләрен белә.

Алар, сатып алучылар ихтыяҗын истә тотып, Атлет, Бегунок һәм Карамболь сортыннан булган кыярлар үстерәләр. Бу сортларның уңышы да әйбәт, бер кв. метрдан 27-33әр кг кыяр җыялар.

Бүгенге көнгә 5 га. мәйданга җитәрлек үсентеләр утыртылган, 23-25 февральдән соң беренче уңышны җыярга мөмкин булачак.

Фермерлар Интернет аша кыярга бәяләр сәясәтен өйрәнәләр. Инде хәбәр ителгәнчә, Ульяновск фермерлары кыярны 200-220 сумнан сата башлаганнар.

2014 елда Зеленодольск районыннан “Җиләкле алан” белгечләре ярдәмендә 5 га мәйданда җиләк һәм 2 га мәйданда кура җиләге утыртканнар.

2015 елда финанс тотрыклылыгын тәэмин итү максатында сезонара чорда (октябрь-гыйнвар8 га мәйданда ачык грунтта кыяр үстерү планлаштырыла. Чувашиянең Козловский районыннан фермер Семенов В.Н. ысулы белән кыярны мичкәләрдә тозларга ниятлиләрул ел дәвамында мичкәләрдә 300 тоннага кадәр кыяр тозлап сата. Ә фермер ДамирХәлиуллинның мондый мичкәләрне саклау өчен урыны бар.  

Бу – Арча районы Түбән Аты авылыннан эшкуар Дамир Хәлиуллинның кризиска каршы планы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International