Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Экологик чиста продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның Балык үрчетү, эшкәртү һәм балык продукциясе җитештерү мәсьәләләре комитеты эшче төркеменең утырышы булды.
Утырышта Идарә белгечләре, Роспотребнадзор идарәсенең, Татарстан Республикасының эшкуарлыкка, балык үрчетү һәм эшкәртү хуҗалыкларына ярдәм итү үзәгенең вәкилләре катнашты. Утырышта органик продукция җитештерү өлкәсендә Россия, халыкара норматив базасындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды; республика агросәнәгать комплексының органик продукция җитештерүгә һәм аны реализацияләүгә әзерлеге турында сүз барды.