Кичә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында Карабаш шәһәр тибындагы поселогында модуль-блок ветеринария пунктын ачу тантианасы булды.
Әлгее чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы – Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, дәвалау-профилактикалау эше бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов, Карабаш шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Марат Минхәйдәров, "Бөгелмә РДВБ" ДДУ башлыгы Фаил Бадыйков һәм башкалар катнашты.