Лениногорск районында модуль-блок участок ветеринария пункты ачылды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдә Лениногорск муниципаль районының Зеленая Роща авылында тиешле республика программасы нигезендә төзелгән модуль-блок участок ветеринария пункты ачылды.

Аны ачу тантанасында Лениногорск муниципаль районы администрациясе башлыгы, Лениногорскшәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Риваль Мөхәммәтҗанов, Лениногорскрайонының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәймәрданов, «Лениногорск РДВБ» ДБУ башлыгыРашат Әхмәтов һ.б.лар катнашты.

Участок ветеринария пунктын ачканда, Рәгать Хөсәенов әлеге пунктның нәкъ менә шушы авылда ачылуының мөһим булуынбилгеләп үтте, чөнки ул 8 авылга һәм шактый санда эре мөгезле терлекләре булган 2 зур агрофирмага хезмәт күрсәтә, ә бу торак пунктлар Самара һәм Оренбург өлкәләре белән, шулай ук Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы белән чиктәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International