8 июльдән 13 июльгә кадәр Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, Россиянең «Урожай» ДСО һәм Воронеж өлкәсе Хөкүмәте X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларын уздыралар.
Ярышлар уздыру өчен Нововоронеж шәһәрендә стадион, спорт манежы һәм башка төрле спорт корылмалары төзелгән, катнашучылар өчен яшәү һәм туклану урыннары төзекләндерелә, мәдәни программа эшләнә.
Авыл спорт уеннарына авыл халкы зур кызыксыну белән карый. Спорт командалары Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән диярлек булачак.
Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашу зарурлыгы турында Россия Федерациясе субъектлары агросәнәгать комплексы идарә органнарының исләренә төшерәбез. Төбәк командаларының Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары ярышларында катнашулары субъектлар җитәкчеләренең киңкүләм спортка, авылда сәламәт тормыш рәвешен алып баруга, яшьләрне авыл җирендә калдыруга мөнәсәбәтләрен күрсәтә.