Көзге культуралар чәчүгә 239,3 мең га мәйдан җир әзерләнде

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 429,5 мең га мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган һәм җыелган, бу фаразланганнаан 94 % тәшкил итә.

Республика аграрчылары 215,6 мең тонна печән, 1051,6 мең тонна сенажа, 4,9 мең тонна ботак-азык әзерләгәннәр. Бер баш хайванга 7,2 центнер азык әзерләнгән.

Ашлама кертү 676,5 мең га мәйданда башкарылган. Районнар кырларында чүп үләннәргә каршы (1687,0 мең га), корткычларга һәм авыруларга каршы (1004,8 мең га) чаралар күрелә.

Аграрчылар җирне көзге культуралар чәчүгә әзерли башладылар. Бу эш 239,3 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International