Кичә Кайбыч муниципаль районының Куланга авылында тиешле республика программасы нигезендә модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Үзенең хезмәт юлын ветеринария табибы булып башлаган район башлыгы Альберт Рахматуллин үз чыгышында әлеге пунктның республикада модульле участок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча төзелгән булуы һәм аеың Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде.
- Бу пункт иҗтимагый сектор өчен дә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә бик кирәкле объект. Ул хайваннар арасында була торган йогышлы авыруларның таралуын булдырмый калу, дәвалау сыйфатын, профилактика эшчәнлеген яхшырту максатында төзелде. Монда сыйфатлы ветеринария хезмәте күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без эшләгән елларда мондый уңайлыклар юк иде. Шуңа күрә ветеринария табибларына шатланып эшләргә генә кирәк, -диде ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, республика районнарында мондый ветеринария пунтларын төзү төгәлләнеп килә инде, диде. - Бу көннәрдә республиканың барлык районнарында аларны ачу тантанасы уза, тагын берничә районда гына ачасы калды. Без инде 2015 елгы программаны эшли башлыйбыз. Кайбычта тагын шундый бер пункт ачылачак, әлегә аның урыны эзләнә, - диде ул.
Символик тасма киселгәч, барысы да эчкә уздылар. Бина эчендә дәвалау өчен, дарулар саклау өчен, ясалма орлыкландыру өчен аерым бүлмәләр каралган, санузел эшли, телефон кертелгән. Участок табибы булып югары белемле Рафил Сөнгатуллин эшли. Аңа “Нива” автомобиле бирелгән. Монда эшләячәк фельдшер Галина Павлованың ун еллык хезмәт стажы бар.
-Безнең участок Борындык, Куланга, Кече Мәми, Морали, Федоровка авыл җирлекләренә,ПККХ «Яна юл» комплексына, «Ак Барс-Кайбыч» җәмгыятенең беренче филиалына, крестьян-фермер хуҗалыкларына, Күги урманчылыгына хезмәт күрсәтәчәк, - диде Рафил Сөнгатуллин. - Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көнгә 850 баш терлек исәпләнә, фермаларда -2581 баш. Авыллардакүп санда тавык, каз, үрдәк, куян үрчетәләр, күп йортта умарта бар. Аларга да безнең ярдәм кирәк, - диде ул.
Кичә шулай ук Аксубай муниципаль районында беренче модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Ул Иске Тимошкино авылында ачылды.