Авыл районнары командалары арасында күп төрле туристлык ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде

2014 елның 1 июле, сишәмбе

27-29 июньдә Балтач поселогында Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында күп төрле туристлык ярышлары буенча Татарстан Республикасычемпионаты үткәрелде.

Ярышларда Татарстан Республикасы авыл районнары командалары катнашты, барысы 100гә якын кеше иде. Өч көн ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында I урынны - Балтач, II урынны – Арча, III урынны Балык Бистәсе муниципаль районнары алды. Ярышлар программасының спорт өлешеннән тыш, иң яхшы стена газетасына, иң яхшы туристлар җырына, иң яхшы бивакка конкурслар оештырылды. Кокурста Саба (I урын), Азнакай (II урын), Балык Бистәсе (III урын) муниципаль районнары җиңүчеләр булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International