Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында минстр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә “2014 елда Татарстан Республикасында мелиорацияпрограммаларын үтәүнең барышы һәм 2014 – 2020 елларга җирләрне сугаруны арттыру перспективалары турында” семинар-киңәшмә узды.
Чарага мелиорация буенча республика программасына кергән хуҗалыкларның җитәкчеләре (агрономнар), "Татмелиорация" системасы белгечләре чакырылган иде.
2014 елда Татарстан Республикасында мелиорация программаларын үтәүне гамәлгә ашыру һәм 2014 – 2020 елларга җирләрне сугаруны арттыру перспективалары турында "Татмелиоводхоз" идарәсе ФДУ директоры Марс Хисмәтуллин сөйләде.
Ул авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә гомуми һәм шәхси файдаланудагы мелиорация системаларын һәм милек хокукындагы яисә аларга билгеләнгән тәртиптә файдалануга тапшырылгантаерым урнашкан гидротехник корылмаларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм техник җиһазлауга чыгымнар өлешен (50 %ка кадәр) каплау һәм 2014 елда сатып алынган сугару техникасы һәм насос-сиптерү җайланмасы хакының 80 %ына кадәр каплау мәсьәләләренә тукталды.
Семинарда шулай ук аграрчыларга бәрәңге яшелчә культуралары үстерү өчен маүсус авыл хуҗалыгы техникасы һәм яшелчәкультураларын эшкәртү һәм саклау җайланмалары сатып алу чыгымнары өлешен каплау мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.