Бөгелмә предприятиеләре һәм оешмалары район аграрчыларына терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итәләр

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Бөгелмә районында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыру төгәлләнеп килә.

Терлек азыгы әзерләүдә М.Җәлил ис. ҖЧҖ аграрчылары, "Бугульминская продкорпорация", "Рассвет" аграрчылары аеруча тырышып эшлиләр, дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”. Ә менә "Возрождение крестьянства" хуҗалыгына эшләү темпын арттырырга кирәк.

Быел да, башка еллардагы кебек үк, авыллыларга терлекләр өчен печән һәм ботак-азык әзерләүдә хуҗалыкларга беркетелгән шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре ярдәмгә килде. Бөгелмә районы кырларында бу көннәрдә 20дән артык төрле төрдәге азык әзерләү техникасы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International