Спас районында модуль-блок тибындагы участок ветеринария пункты ачылды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Кожаевка авылында «Спас РДВБ» ДБУның Бурак ветеринария участогын ачу тантанасы булды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе вәкиле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеевск территориаль бүлеге идарәсе башлыгы Нияз Дәүләтханов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Валерий Осокин, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафис Мөхәммәтов, “Спас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Николай Столяров, Татарстан РеспубликасыСпас муниципаль районы Бурак авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңгалиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International