Марат Әхмәтов инвесторлар белән очрашты

2014 елның 27 июне, җомга

Бүген Мамадыш районында республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче иң эре инвесторлары очрашты. Семинар–киңәшмә Татарстан Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды. Кунакларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, киңәшмәне кабул иткән АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин һәм рәсми затлар каршы алды.

Эшлекле чарада катнашучылар иң элек агросәнәгать оешмасының Түбән Ушма авылы янәшәсендәге терлекчелек комплексына юл тоттылар. Бүгенге көндә биредә 2000 баш савым сыеры исәпләнә, алардан көн саен 58 тоннага якын сөт савып алалар. Бер сыердан уртача савым 28,8 килограммны тәшкил итә. Инвестор Рифат Мотыйгуллин киләчәктә савым сыерларының баш санын 3500 кадәр җиткерергә ниятләвен әйтте. “2000 баш булса да шул ук эшне эшлисе, 3500 булса да шул ук эш”,– диде ул.

“Кызыл шәрыкъ” ширкәте башлыгы Айрат Хәйруллин да: “Комплекслар зуррак булган саен, аның эффективлыгы күбрәк. Шул ук вакытта технологияләрне дә төгәл үтәү шарт”,– дип тәҗрибә уртаклашты.

Министр Марат Әхмәтов әйткәнчә, әлеге очрашу эре комплексларда туган проблемаларны Мамадыш җирлегендә уңышлы хәл итү үрнәген күрсәтүне максат итә.

–Республиканың авыл хуҗалыгы тармагында инвесторлар гаять әһәмиятле роль уйный. Кайбер кешеләрдән алар хакында тискәре сүзләр ишетергә туры килсә дә, чынбарлыкта аграр тармакны саклап калуда һәм күтәрүдә эшмәкәрләр зур өлеш кертте. Мамадыш районы мисалында карасак, Рифат Мотыйгуллинны үрнәк итеп китерер идем. Ул эш көненең яртысын шушы комплекста үткәрә икән. Башкаларга да шулай эшләргә кирәк,– диде министр.

Семинарда катнашучылар АПК “Азык-төлек программасы”  җәмгыятенең Хафизовка авылында төзелеп килүче тагын бер терлекчелек комплексы белән таныштылар. Биредә 6 айга кадәр булган бозаулар тәрбияләнәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International