«Трактор-Прицеп» профилактик операциясе барышында районнарда 60тан артык үзйөрешле техника тикшерелде

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Республикада үткәрелә торган «Трактор-Прицеп» профилактик операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) идарәсенең мобиль төркеме территориальбүлекләрнең башлыклары белән берлектә республика муниципаль районнары буйлап күчмә рейдлар үткәрде. 2014 елның 19-24 июнендә шундый күзәтчелек чаралары Зеленодольск, Теләче, Биектау, Әтнә, Кукмара, Балтач муниципаль районнарында үткәрелде.

Рейдлар барышында 60тан артык үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар тикшерелде. Нәтиҗәдә 15 техниканың кагыйдәләрне бозып һәм үзйөрешле техникадан файдалану нормаларын үтәмичә кулланылуы ачыкланды. Аларның хуҗаларына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 ст. нигезендә беркетмәләр төзелде. Түбәндәге төп хокук бозулар ачыкланды: үзйөрешле машинадан теркәү документлары булмаган килеш, ел саен узарга тиешле техник тикшерүне узмаган килеш файдалану, дәүләт теркәве тамгаларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу, тагылмаларда саклану чылбырларының (тросларның) булмавы.

Зеленодольск муниципаль районы буенча күчмә рейдта «Эфир» телекомпаниясенең төшерү төркеме катнашты, алар төшереп кайткан видеорепортаж 19 – 20 июньдә «Эфир-24» һәм «Город» программаларында күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International