Хәзер чәчүлекләрне чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы агулау эшләре алып барыла. Авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә пестицидларны куллану кагыйдәләрен үтәмәү умарта кортларының һәлак булуына китерергә мөмкин. Үсемлекләрне химик яклау чараларының умартачылык продукциясенә дә эләгү куркынычы да бар. Ә бу исә кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Хуҗалыклар кырларында үсемлекләрне яклау чараларын башкарганда “Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында” Федераль закон таләпләре тиешенчә үтәлми. Пестицидлар белән эш иткәндә экологик регламент үтәлми. Пестицидларны көндез – умарталар актив эшләгәндә, көчле җил вакытында, чик-яклау зоналарын истә тотмыйча, умартачыларны алдан кисәтмичә куллану фактлары да бар.
Умарта кортларын ничек якларга, пестицидларның кайсылары аеруча куркыныч, пестицидларлар белән эш иткәндә нинди таләпләр үтәлергә тиеш, пестицидлар белән агулану нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин булуы хакында белгечләр киңәшләре белән рус телендәге текстта бирелгән сылтама буенча танышырга мөмкин.