«2013-2020 елларга кадәр Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 16 июнендәге 411 номерлы карары белән «2013-2020 елларга кадәр Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме 16,5 млрд. сумга артты һәм ул хәзер 78,5 млрд. сум тәшкил итә. Финанслау «Техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш», «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» кебек ярдәмче программалар буенча артты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

«Техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш» ярдәмче программасында үзгәрешләр нигезендә мелиорация техникасын сатып алу чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча яңа чара үткәрү планлаштырыла. «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы яңа редакциядә бирелә, анда 2020 елга түбәндәге күрсәткечләргә ирешү күздә тотыла:

– авыл җирендә яшәүче гражданнар өчен 1 025,3 мең кв. метр торак төзү, шул исәптән 756,6 мең кв. метр яшь гаиләләр һәмяшь белгечләр өчен;

– торак фондын инженерлык җайланмалары белән тәэмин итүне яхшырту – газлаштыру дәрәҗәсе 96,0дан 97,7 процентка кадәр артачак, авыл халкының эчәр су белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 65,9дан 67,7 процентка кадәр артачак;

– авылда социаль өлкә учреждениеләре челтәрен киңәйтү – гомуми белем бирү мәктәпләрен 2 696 урынга, мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрне 3 640 урынга, фельдшерлык пунктларын 120 берәмлеккә арттыру;

– авылда булдырылган эш урыннары 5,04 мең тәшкил итә.

«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» ярдәмче программасының яңа редакциясендә финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән генә түгел, ә Россия Федерациясе бюджетыннан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклар исәбеннән дә башкарылыуы күздә тотыла, бу исә түбәндәге күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеген бирәчәк:

– ярдәмче программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гамәлгә кертелгән мәйданнарда авыл хуҗалыгы продукциясенҗитештерү күләме һәр елда 206, 0 мең тоннадан да ким булмаячак;

– 43 мең гектар мелиорацияләнгән җирне файдалануга кертү нәтиҗәсендә, табигать шартларына бәйсез рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын гарантияле тәэмин итү, югары технологияле эш урыннарының гамәлдәгеләрен саклап калу һәм 3,21 мең яңа урын булдыру;

– халыкны һәм җирләрне су басулардан, су аркасында була торган башка тискәре йогынтылардан яклауны арттыру (суларның тискәре йогынтысыннан саклап калу нәтиҗәсе - 2,4 млрд. сум тәшкил итә).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International