"Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУда бүгенге шартларда лаборатория эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре буенча фикер алышалар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә "Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУда "Татарстан төбәкара ветеринариялабораториясе" ФДБУда бүгенге шартларда лаборатория эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре: казанышлар, хәл ителергә тиешле проблемалар һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген үстерү юлларын эзләү” темасына корпоратив укыту-гамәли семинар булачак.

Семинар эшендә лаборатория бүлекләре хезмәткәрләре, "Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУның район вәкилләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре һ.б.лар катнаша. Чараның максаты: хезмәткәрләрнең профессиональ квалификациясен һәм компетенциясен арттыру юлы белән лабораториянең кадрлар көчен активлаштыру. Семинарны оештыручылар лаборатория эшчәнлегендәге төп казанышларны күрсәтү, булган проблемаларны анализлау, җитештерүдән аерылмыйча диярлек уку нәтиҗәлелеген арттыру бурычын куялар. Семинарның теоретик һәм практик өлешләреннән соң “Лаборатория эшенең бүгенге торышы, актуаль проблемалар һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген хәл итү юлларын эзләү” темасына түгәрәк өстәл булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International