Иң күп ботак-азык Мамадыш муниципаль районы аграрчылары тарафыннан әзерләнгән

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада 325,6 мең тонна күпьеллык үлән әзерләнгән, бу фаразланганннан 72% тәшкил итә.
Татарстан аграрчылары тарафыннан 130,4 мең тонна печән, 612,9 мең тонна сенаж һәм 3,5 мең тонна ботак-азык әзерләнгән. Республика буенча шартлыча бер баш терлеккә 4,3 центнер азык берәмлеге тупланган.

Иң күп ботак-азык – 520 тонна – Мамадышм муниципаль районында әзерләнгән. Шулай ук Арча (246 тонна), Биектау (243 тонна) муниципаль районнарында актив эш алып барыла.


Республика районнарында үсемлекләрне ашламалауны ( 621,9 мең га), чүп үләннәргә каршы эшкәртүне (1580,0 мең га), авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртүне ( 900,8 мең га) дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International