Авылның киләчәге

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясен эшләү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде, аның составына федераль башкарма хакимият органнарыннан, иҗтимагый һәм фәнни оешмалардан вәкилләр керә.
Эшче төркемнең беренче утырышында булачак стратегиянең структурасы буенча фикер алышу планнаштырыла. Ул авылларда демографик вәзгыятьне яхшыртуга һәм җитештерү көчләрен территориаль урнаштыруны планнаштыруны исәпкә алып, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәтләреннән, мәгариф оешмалары, мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәтләреннән файдалана алуны тәэмин итәрлек социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдереләчәк.
Инженерлык инфраструктурасын үстерү чаралары, шул исәптән авыл халкын элемтә хезмәтләре белән тәэмин итүне арттыру, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү, авыл җирлегендә ваклап сату һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү оешмалары челтәрен үстерү планлаштырыла. Кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрүне, мәгариф уку йортларын тәмамлаучыларны авыл җирлекләренә эшкә җәлеп итүне оештыруга аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының интернет-порталында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International