Татарстанның Балтач районында модуль-блок тибындагы яңа участок ветеринария пункты эшли башлады
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Татарстанның Балтач районында модуль-блок тибындагы яңа участок ветеринария пункты эшли башлады. Ул тиешле республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Чутай авылында ачылды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында.
Бүген авыллылар алдында терлекләрне саклап калу бурычы гына түгел, ә аларның баш санын арттыру бурычы да куелган. Димәк, бу максатларга ирешү өчен шундый пунктлар бик кирәк, аларга ихтыяҗ зур.
Авылда әлеге яңа объект тантаналы рәвештә ачылды. Аны ачу тантанасында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Нуринәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, "Балтач РДВБ" ДБУ башлыгы Алмаз Исрафилов, "Кызыл юл" СХПК рәисе Фердинад Хәйруллин катнашты. Билгеләнеп үткәнчә, участок ветеринария пункты авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермер хуҗаларына, шулай ук үз хуҗаларында эре мөгезле һәм башка терлекләр асрый торган авыл халкына ветеринария ярдәме күрсәтеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында агротехнология классларын ачты. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.