12 июньдә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында дистанциядә ат чабышлары буенча ярышлар узачак.
Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, “Казан ипподромы” МКСК, "Татмелиоводхоз" идарәсе" ФДБУ, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ оештыра.
Ярышларда этапларны иң тиз узган һәм атның физиологик күрсәткечләрен һәм фиништан соң атның йөрәк тибешен, ветеринария комиссиясе раславынча, иң тиз арада нормага китергән катнашучы җиңүче булып таныла.
Һәр ярышта җиңүчеләргә (1-5 урыннар) дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелә. Дистанцияне узып, финишка килеп җиткән һәм финиш ветеринария инспекциясен узган калган барлык сыбайлыны мактау грамотасы белән бүләкләячәкләр.
Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана.