Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча республикада 130,5 мең га җирдә күпьеллык үлән чабылган һәм җыелган, бу фаразланганнан28,7 % тәшкил итә.
Аграрчылар тарафыннан 42,1 мең тонна печән һәм 116,8 мең тонна сенаж әзерләнгән. Иң күп печән – 3300 тонна – Буа муниципаль районында әзерләнгән, 3100 тонна - Азнакай, 3044 тонна – Нурлат муниципаль районнарында.Ботак-азык 0,9 мең тонна әзерләнгән.
Иң күп сенажны Буа муниципаль районы аграрчылары әзерләгән (11200 тн), Зеленодольск муниципаль районы - 8800 тонна, Апас муниципаль районы - 8730 тонна һәм Кайбыч муниципаль районы 8000 тонна әзерләгән.Республика районнарында үсемлекләрне өске яктан ашламалау дәвам итә, ул 444,6 мең га мәйданда башкарылган, чүп үләннәргә каршы эшкәртү - 1352,9 мең га мәйданда, корткычлардан һәм авырулардан саклау чаралары 770,2 мең га мәйданда башкарылган.