Кичә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумын ачу тантанасы булды, ул 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсен һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсен берләштерә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов составындагы рәсми делегация Форумны ачугакилде һәм күргәзмә белән танышты.
Күргәзмәләр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең ике павильонында һәм урамда урнаштырылган.
Беренче павильонда Россиянең 30 шәһәреннән агросәнәгать предприятиеләренең 150дән артык компанияләре үз экспонатларын урнаштырганнар, бу шәһәрләр арасында Воронеж, Омск, Саранск, Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Татарстан районнары бар. Экспонентлар арасында шулай ук Польша һәм Италия компанияләре дилерлары да бар. Урта һөнәри уку йортлары, махсуслаштырылган журналлар, орлыклар һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр җитештерүчеләр һәм башкалар үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен презентацияләделәр.
Икенче павильонда Татарстанның агросәнәгать комплексы казанышлары күрсәтелде. Экспозиция тематикасы буенча берничә блокка бүленгән: икътисад, мәгариф һәм фән, терлекчелек, механикалаштыру, кече эшчәнлек рәвешләре, азык-төлек продуктлары. Татарстан Республикасы компанияләренең казанышлары мәгълүмат стендларына куелган һәм өлешчә күрсәтмә материалларда чагылдырылган.
Мәсәлән, “Бөреле” ЯАҖ “Терлекчелек” бүлегендә тере ак төлке, төлке, чәшке, кеш белән читлекләр урнаштырган, ә “Ак Барс Холдинг” чебешләр китергән. “Майский” агрокомбинаты күргәзмәгә яңа өлгергән кыяр, томат һәм яшел тәмләткечләр белән зур стеллажлар алып килгән.
Күргәзмә комплексы территориясендә ачык һавада авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган: тракторлар, вальцовка тегермәне, сөт ташый торган такси, органик ашламалар сиптерә торган җайланма, сөт суыткыч-танк һәм башкалар. Татарстан районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясе өчен дә ярминкәдә урын бар иде, казанлылылар алардан бал, ит һәм төрле ярымфабрикатлар сатып ала алалар.
Идел буе агросәнәгать форумы 21 февральгә кадәр бара. Чаралар программасы бик тыгыз: һәркөнне түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрү, шулай ук “Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре” конкурсын уздыру планлаштырыла.
Бүген, 20 февральдә, түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр булачак: “Сакчыл технологияләр – игенчелектә стратегик юнәлеш”, “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен күпләп сату һәм эшкәртү үзәкләрен үстерү”, “Авыл территорияләрен тизләтелгән үстерү гарантиясе буларак, яшь фермерлар хуҗалыкларының бүгенгесе һәм киләчәге”, “Игенчеләр өчен фәнни эшләнмәләр”, “2014-2015 елларда ВТО шартларында сөт һәм ит тармакларын үстерү перспективалары”, “Сөт предприятиеләрендә санитар эшкәртү өлкәсендә яңа технологияләр”.