Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылган «Электрон мактау тактасы» проекты гамәлгә ашырыла. Проект халыкка үз эшенең осталарын күрсәтү һәм хезмәткәрләрнең һөнәри үсешкә омтылышын хуплау максатында эшләнгән.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов Минзәлә муниципаль районында «Камский бекон» ҖЧҖ хезмәткәрләренә - яшь терлекләр бүлеге башлыгы Руслан Әюповка һәм баш ветеринария табибы Илназ Ситдыйковка “Электрон мактау тактасы” лауреатлары сертификатларын тапшырды.
Гөлүс Баязитов Балтач муниципаль районында «Арча» ҖЧҖнең Балтач май-сөт комбинаты хезмәткәрләренә - котельный җайланмалары операторы Ринат Шиһабетдиновка, суыткыч җайланмалары машинисты Рифнур Кәбировка, азык-төлек пролдукциясен төяү-бушату җайланмасында эшләүче Люция Сөнгатуллинага, шофер Данил Камалетдиновка һәм ваклап сату буенча бухгалтер Нурания Насыйбуллинага шулай ук “Электрон мактау тактасы” лауреатлары сертификатларын тапшырды. Предприятиедә әлеге белгечләрнең эш стажы 16 елдан артык.