Татарстанда 36 мең тоннадан артык яңа май җитене уңышының сыйфаты расланды

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

«АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә югары маржиналь культураларның берсе – май җитенен планлы рәвештә тикшерү күләмнәрен арттыру дәвам итә.

2026 елның 11 августыннан 10 сентябренә кадәр филиал белгечләре тарафыннан яңа уңыш үрнәкләренә 218 тикшеренү уздырылган. Анализланган партияләрнең гомуми күләме 36,6 мең тоннадан артык булды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 5 тапкырга артыграк.

Лабораториягә барлыгы 17 үрнәк алынды, алар ТР Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге турында» ТС 015/2011 техник регламенты нигезләмәләре, «Май җитене орлыгы. Техник шартлар» ГОСТ 10582-2026 стандартлары «Майлы орлыклар. Корткычлар белән зарарлануны билгеләү ысулы» ГОСТ 10853-88, «Майлы культуралар орлыклары. Сәнәгать чималы. Майның кислота өлешен билгеләү ысуллары» ГОСТ 10858-77 һ.б. нигезендә комплекслы тикшеренүләр узды.

Аерым алганда, сынау лабораториясе белгечләре түбәндәге сыйфат күрсәткечләренә анализ ясадылар: органолептик үзлекләр, дымлылык, икмәк запасларының корткычлар белән зарарлануы, чүп һәм майлы катнашмалар булу, клещевина орлыклары булу, шулай ук түбәндәге иминлек күрсәткечләренә: корткычлар булу, зарарлы катнашмалар, агулы элементлар, радионуклидлар, ГМО, микотоксиннар һәм пестицид калдыклары булу.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча җитеннең гамәлдәге стандартларга туры килүе һәм аны азык-төлек максатларында куллану мөмкин булуы билгеләнде.

“Тикшерү өчен алынган үрнәкләрдә дымның масса өлеше 10 %тан артмый, чүп һәм малы катнашмалар 15% тирәсендә, май өлеше 40% һәм аннан да күбрәк һ.б.лар”, – дип билгеләп үтте «АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.

Татарстанда югары уңыш бирә торган һәм җиргә ятмый торган заманча җитен сортлары гамәлгә кертелә һәм уңышлы җитештерелә. Хуҗалыклар бу культураның уңдырышлыгын раслый торган «Сурский», «Цезарь», «Томич 2» сортларына өстенлек бирәләр. Җитенне чагыштырмача иртә – августта ук җыюга керешәләр, бу алдагы ел уңышына туфракны сыйфатлы эшкәртү һәм көзге культуралар чәчү өчен дым туплау өчен җитәрлек вакыт бирә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International