Татарстанда беренче ярминкә атнасында 106,5 млн сумлык продукция сатылган

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдән республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта уза.

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәрендә берничә мәйданчыкның эшен карап чыкты.

2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ихтыяҗ зур булган кайбер товар позицияләре күләме арткан. Мәсәлән, кәбестә 31,9%ка күбрәк китерелгән - 13,2 тоннадан 17,4 тоннага кадәр, башка яшелчәләр - 22,2%ка, сыер ите - 20,8%ка, он - 17,8%ка, үлчәүле сөт - 17,0%ка. Шулай ук бал, атланмай һәм кош ите күләмнәре дә арткан. Ярминкә ассортиментының шактый зур өлешен тәшкил иткән бәрәңге һәм башлы суган узган ел дәрәҗәсендә диярлек сакланып калган: 328 тоннадан артык бәрәңге һәм 90 тонна башлы суган китерелгән.

Халыкны шикәр белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Быел ярминкәләргә 36,1 тонна шикәр комы китерелгән, бу 2025 ел күрсәткечләреннән артыграк. Сәүдә барышында әлеге продукциягә сатып алучылар ихтыяҗының зур булуы күренде. Шуңа бәйле рәвештә алдагы атна ярминкәсенә шикәр комын китерү күләмен арттыру планлаштырыла.

Ярминкәләрдә 106,5 млн сумга якын продукция сатылган. Ярминкәләргә товар китерү өчен 1015 автомобиль җәлеп ителгән - узган елның шушы чорына караганда 58гә күбрәк. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ярминкә мәйданчыкларын күбрәк продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Сәүдә итүдән тыш, социаль һәм мәдәни программага да зур игътибар бирелгән иде. Барлык ярминкә мәйданчыкларында өлкәннәр өчен чәй өстәлләре оештырылган. Күп мәйданчыкларда шулай ук концертлар һәм башка бәйрәм чаралары узды, бу килүчеләрнең кәефен күтәрде һәм сәүдә мәйданчыгында яхшы атмосфера тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International