Марат Җәббаров Ренат Мистахов белән очрашты

2026 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.

Очрашуда «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ структурасына керүче суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов, суднолар төзү корпорациясе генераль директоры киңәшчесе Наил Баһаутдинов, «Морские Комплексные Системы» компаниясе генераль директоры урынбасары Юрий Шпалянский, «Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнаштылар.

Ренат Мистахов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ эшчәнлеге структурасында авыл хуҗалыгы тармагы 60% алып тора, дип билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук агросәнәгать комплексындагы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International