Республика халкын һәм кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз

2026 елның 11 сентябре, җомга

12 сентябрьдән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр башлана. Алар һәр шимбәдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң ихтыяҗлы каналларның берсе булып тора.

Казан шәһәрендә Аграр ур., 2 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Саба, Балтач, Арча, Кукмара муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Липатов ур., 7 йорт адресы буенча ярминкәдә Әлки һәм Аксубай муниципаль районнары җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.

Хөсәен Ямашев проспекты, 71А йорт адресы буенча Татарстанның Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары продукциясе сатылачак.

Беломорский ур., 6 йорт адресы буенча Питрәч һәм Биектау муниципаль районнары булачак.

Ш.Усманов урамы, 1 йорт адресы буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продуктларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәкләр.

Батыршин урамы, 20 йорт адресы буенча Буа һәм Чүпрәле районнары продукциясе булачак.

Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә Татарстан Республикасының Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарыннан фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.

Җиңү проспектындагы 46В йорт адресы буенча Алексеевск һәм Лаеш районнары булачак.

А.Авзалова ур., 15 йорт адресы буенча Татарстанның Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнары продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Зеленодольск муниципаль районының Осиново бистәсендәге Бакча ур., 9 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Зеленодольск муниципаль районы «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай яр буе, 16 йорт адресы буенча һәм Чулман проспектында Сарман, Мөслим, Тукай һәм Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары продукциясе сатылачак.

Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцисен тәкъдим итәчәкләр.

Түбән Камада Корабельный ур., 42 йорт адресы буенча Ютазы һәм Баулы районнары, ә «Комета» үзәк базарында Түбән Кама районы продукциясе сатылачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре мәйданчыкларында шулай ук «Буа шикәре», «Майский» теплица комбинаты», «Татагролизинг», «Красный Восток» агросәнәгать комплексы предприятиеләре, «Яратель», «Ак барс», «Пестречинка», «Казан тегермәне», «Кырлай агрофирмасы» кошчылык фабрикалары һәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International