Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Теләче һәм Тукай районнарында игенчеләр белән очраштылар

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләче һәм Тукай муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хуҗалыклар, предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. 

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин социаль объектлар төзү программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Быел Теләчедә хастаханә бинасы ремонтланган, авылларда клублар, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Ул республика җитәкчелегенә кече хуҗалыкларга ярдәм программалары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эш темпларын югары бәяләде. Агросәнәгать секторын үстерү турында сөйләгәндә, ул районда терлекләрнең баш санын һәм савымны арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

Алга таба Тукай районында район башлыгы Камил Нәҗмиев, районда урып-җыю эшләре 94%ка тәмамланган, сабан культуралары 36,9 мең га мәйданда җыелган, шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, көзге чәчү төгәлләнгән, дип хәбәр итте. Быел район 26 федераль һәм төбәк программаларында катнаша.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Тукай районыннан махсус хәрби операция (СВО) башланганнан бирле 392 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән, 450дән артык гаилә ярдәм ала.

Рөстәм Миңнеханов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм ярдәм даими булырга һәм алар аны тоярга тиеш, бигрәк тә һәлак булган сугышчыларның гаиләләре, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International