2026 елның 29-31 октябрендә Казанда «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумы узачак. Форумның миссиясе - икътисадның һәм дәүләт идарәсенең төп тармакларында бергәләп инновацияләр булдыру һәм аларны киңәйтү өчен Россия һәм чит ил партнерларын берләштерә торган ышанычлы цифрлы технологияләрнең тотрыклы экосистемасын үстерү.
Форум алдыннан 10 сентябрьдә «Цифрлы агросәнәгать комплексы-2026: тармаккка тулы анализ. Бизнес ихтыяҗлары, инвестицияләр һәм алга киткән технологияләр» темасына сессия уза. Вебинарда катнашучылар авыл хуҗалыгының цифрлы трансформациясен төрле яктан караячаклар: бизнес, инвестицияләр, фән һәм мәгариф таләпләреннән алып кырларда һәм фермаларда кулланыла торган технологияләргә кадәр.
Модератор буларак, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин чыгыш ясаячак. Вебинарда шулай ук «Агропромцифра» АҖенең партнерлык чишелешләрен үстерү юнәлеше җитәкчесе Алексей Остапенко, «Нью бренд» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов, «Диджитол+» ҖЧҖ директоры Тимур Хәйруллин, «Россельхозбанк» АҖенең АПКны технологик үстерү буенча идарәче директоры Наталья Чернышева катнаша.
Сессия 10 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә уза, түбәндәге сылтама буенча кушылырга була: https://vkvideo. ru/live-195760431_456239852.