Сентябрь - Татарстанда туфракны киләсе ел уңышы өчен әзерләүнең төп ае. Бу чорда төп максат - авыл хуҗалыгы уңышларын җыюны төгәлләү һәм алдагы сезонда сабан һәм азык культураларын чәчүгә уңай шартлар булдыру өчен агротехник чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Игенчеләргә органик ашламаларның агрохимик кыйммәтен һәм иминлеген бәяләргә «АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре булыша: алар пробалар алалар һәм терлекчелекнең калдык продуктларына лаборатор тикшеренүләр үткәрәләр.
2026 ел башыннан филиал лабораториясе экспертлары иминлек күрсәткечләре буенча терлекчелекнең калдык продуктлары үрнәкләренә 811 тикшерү уздырганнар, бу узган елның шул ук чорында үткәрелгән экспертизалар саныннан 2 тапкырга артык.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләргә терлекчелекнең калдык продуктлары тиешле нормативларга һәм контроль күрсәткечләргә туры килүен раслый торган документлар – сынау беркетмәләре бирелгән.
«Барлык лаборатор сынаулар Хөкүмәтнең «Терлекчелекнең калдык продуктлары әйләнешенә таләпләрне раслау турында» 31.10.2022 елның 31 октябрендәге 1940 номерлы карары белән регламентланган процедуралар нигезендә үткәрелде, бу органик ашламаларны куллануның экологик иминлеген һәм нәтиҗәлелеген гарантияли», – дип хәбәр итте «АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.
Аерым алганда, авыр металларның составын тикшергәндә филиалда атом-абсорбция спектрометриясе, пестицидларның калдык микъдары – югары нәтиҗәле сыеклык хроматографиясе ысуллары һ.б. кулланыла, ә пробаларны лаборатор анализлау гомуми азот, фосфор, калий, органик матдә, дымлылык, коры калдык, кислоталылык (рН) өлешендәге күләмне ачыклауны, кисәкчекләрнең, катышмаларның зурлыгын билгеләүне; кадмий, мышьяк, кургаш, терекөмеш кебек агулы элементлар; хлорорганик пестицидларның масса концентрациясен, микробиологик һәм санитар-паразитологик күрсәткечләрне билгеләүне үз эченә ала.
Моннан тыш, «Терлекчелекнең калдык продуктлары турында» 248-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү кысаларында филиал белгечләре тарафыннан агымдагы елда терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләре өчен 13 техник шартлар эшләнде. Әлеге документ аерым предприятиедә сыгынты сулар, тирес, тизәк һ.б.лар барлыкка килгәннән алып туфракка кертелгәнгә кадәр терлекчелекнең калдык продуктлары белән эшләүнең бөтен циклын үз эченә ала торган стандартны билгели.
«Шуны да өстәп әйтергә кирәк, хуҗалык итүче субъект терлекчелекнең калдык продуктларына дәүләт контроле кирәклегенә хуҗалык инициативасы белән чыгу хокукына гына түгел, ә практик инструментка да хокуклы, - бу Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 7 октябрендәге 671 номерлы боерыгы. 2027 елда терлекчелекнең калдык продуктларыннан файдалану планнары турындагы белешмәләрне Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) территориаль идарәсенә шәхсән, почта аша (тапшырылу турында хәбәрнамә алу белән) яисә Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) аша электрон рәвештә агымдагы елның 31 декабренә кадәр тапшырырга кирәк», – дип искәртте Идрис Гатин.