«Майский» теплица комбинатында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатларын котладылар

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен — Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатларын котладылар.

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин И.Г. Ганиев ис. «Майский» теплица комбинатының 20 белгеченә сертификатлар тапшырдылар. Аларның тырыш хезмәте һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә предприятие Россиянең ябык грунтта яшелчә җитештерүче иң эре предприятие статусын елдан-ел саклап кала, анда ел дәвамында 43 мең тоннадан артык продукция җитештерелә.

«Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы» сайты Татарстан Республикасы икътисадының социаль әһәмиятле тармаклары хезмәткәрләренең һөнәри казанышларын тану буларак һәм тармакка керткән зур шәхси өлешләре өчен рәхмәт белдерү йөзеннән төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International