Татарстанда 155 мең тоннадан артык ярма тикшерелгән

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

2026 ел башыннан «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясенә сыйфат һәм иминлек күрсәткечләрен тикшерү өчен төрле төрдәге ярмалардан 50 партия үрнәк алынган, бу узган елның шушы чорына караганда 22%ка күбрәк.

Белгечләр гомуми күләме 156 мең тоннадан артык булган продукция үрнәкләренә 705 комплекслы тикшерү уздырганнар. Дөге, карабодай, манный, арпа, бодай һәм кукуруз ярмаларын тикшергәннәр.

“Сыйфатның һәм иминлекнең төп күрсәткечләренә туры килүен раслау максатларында продукция үрнәкләре һәр очракта да «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында» дәүләт стандарты (ГОСТ) һәм Таможня берлегенең Техник регламенты таләпләре нигезендә анализланды, - дип билгеләп үтте АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.

Аерым алганда, үрнәкләргә экспертиза барышында сынау лабораториясе белгечләре органолептик үзенчәлекләрне (төс һәм ис), иминлек күрсәткечләрен – агулы элементлар, пестицидлар, микотоксиннар, радиоактив матдәләр, авыр металлар, ГМО булуны, шулай ук икмәк запасларының корткычлар белән зарарлануын ачыклаганнар. Моннан тыш, дымлылык, яхшы сыйфатлы ярмалар, катышмалар микъдары кебек һәм башка физик-химик параметрлар тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International