Татарстан игенчеләре 916 мең га бөртекле культуралар суктырганнар. Бу планнан 83%. 3 млн 210 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – 35 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
12 районда барлык мәйданның 90%тан артыгы җыелган, 10 районда 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Иң югары уңдырышлылык - Тәтеш районында - гектардан 50 центнердан артык.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Беренчеләрдән булып Актаныш районыннан “Нур Баян” ис. хуҗалык, Арчадан «Казанка» агрофирмасы һәм Саба муниципаль районыннан “Мөхәммәтшин” КФХсы төгәлләделәр.
Шикәр чөгендерен чыгаруга 9 районның 7се кереште. Бүгенгә 5 мең 400 га чыгарылган, 296 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңдырышлылык - 546 ц/га.
16 Район силос өчен кукуруз җыюга кереште. Бу культураны 102 мең гектарда җыеп аласы була, бүгенгә 4 мең гектарда җыелган. Республика буенча яшел массаның уртача уңышы - гектардан 380 центнердан артык. Кышка 3 млн. 700 мең тоннага якын силос әзерләү планлаштырыла.
Гидрометеорология хезмәте белешмәләре буенча, август башыннан республика буенча уртача 60 мм-дан артык явым-төшем булган. Шактый күп яуган районнар бар, болар: Кама Тамагында – 156 мм, Аксубайда – 90 мм, Буада – 86 мм (норма - 54 мм). 17 метеостанциянең 6сы буенча «Туфракның артык дымланган» дигән куркыныч күренеш теркәлгән. Агымдагы ел уңышы өчен 543 мең га (22%) чәчүлекләр иминләштерелгән, шулардан 107 мең гектардан күбрәге артык дымлылыктан.
Көзге культуралар чәчү дәвам итә, 296 мең га чәчелгән, шулардан көзге рапс - 82 мең га һәм көзге бөртекле культуралар - 215 мең га.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабында авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут көзге бөртекле культураларның планлаштырылган мәйданнарын чәчү бурычын куйды. Мәйданнарны саклап калу өчен федераль Министрлык тарафыннан дәүләт ярдәме чаралары да эшләнә.
Шулай ук тармакта агродроннар куллану турында да сөйләделәр. Агымдагы сезонда 45 мең гектар чәчүлек дроннар белән эшкәртелгән. Башкарылган төп эшләр - яфрак аша тукландыру һәм инсектицид белән эшкәртү. Якын киләчәктә - көнбагыш кырын десикацияләү. Культураның гомуми мәйданы 353 мең га тәшкил итә. Десикацияләү өчен дроннар куллану иң нәтиҗәле чишелеш булып тора.
Дроннарның агрономик өстенлеге - үсемлекләрнең вегетация этапларын мониторинглау мөмкинлеге. Агрономнар авырулар, корткычлар, дым җитмәү, туклану чыганакларын алар барлыкка килгәнче үк ачыклый алалар.
Үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны кирәкле урынга гына кертү өчен карта-биремнәрдән файдалану химик тәэсирне киметә. Технология, сугарулы җирләрдә су сибүне оптимальләштереп, культураларга судан килә торган стрессны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Шулай ук, ел саен оештырыла торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән кабат яңартыла, дип хәбәр иттеләр, алар 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар, гадәттәгечә, Казанда 14 мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта, Яшел Үзәндә 2 мәйданчыкта һәм Чаллыда узачак.
Ярминкәләрдә продукция ваклап сату бәяләреннән 20%ка кадәр түбәнрәк бәядән сатылачак, моның өчен җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм ягулык-майлау материалларын каплау каралган. Продукциянең сыйфатын Ветеринария хезмәте һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белгечләре тикшереп тора.