Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветеран-юбиляры Рәфикъ Гыйльметдиновны котладылар.
«Гыйльметдинов Р.З.» КФХ башлыгы һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының Биектау муниципаль районындагы җаваплы вәкиле үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеран, үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында Биектау муниципаль районының «Чернышевский» совхозында баш зоотехник һәм директор булып эшләп, югары дәрәҗәдә һөнәри осталык һәм тирән компетентлык күрсәткән шәхес.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аңа Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен һәм Котлау хатын юбилярга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев тапшырды.
Котлауда шулай ук Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ефремова, Министрлык хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.