Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елгы премиясен алуга документлар кабул итү башланды

2026 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылуга документлар кабул итү башлану турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия түбәндәгеләргә бирелә:

– Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләр өчен;

– Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен.

Премиягә дәгъва кылучылар Комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:

а) премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү турында үтенечнамә;

б) премиягә дәгъва кылучының анкета белешмәләре;

в) премиягә дәгъва кылучының Премиягә тәкъдим итүгә кадәрге бер еллык эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) Премиягә дәгъва кылучының гамәлгә ашырылган проектларының (инициативаларының) тасвирламасы һәм проектларны (инициативаларны) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.

Дәгъва кылучыларның документлары 2026 елның 1 сентябреннән 5 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин ур., 7 йорт, 134 каб.

Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-94.

Өстәмә мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International