Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Марат Кәримов, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, шулай ук республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.
Төп игътибар сенаж әзерләүнең заманча технологияләренә, азыкны саклау ысулларына һәм лаборатор тикшеренүләрнең әһәмиятенә бирелде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре лаборатория эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм терлек азыгының сыйфатын бәяләү өчен үткәрелә торган анализлар турында җентекле мәгълүмат бирделәр.
Гөлүс Баязитов сыйфатлы азык әзерләү нигезләре, силос әзерләүнең стратегиясен һәм тактикасын билгеләү турында сөйләде, шулай ук терлекчелекнең агымдагы елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясады.
Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 7 айда 1 млн 154 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 5 мең 429 кг сөт савылган.
"Бүгенгә 407 мең тонна печән әзерләнгән, бу планга карата 127%, сенаж - 2 млн 475 мең тонна, ихтыяҗдан 77%, силос - 66 мең тонна, планга карата 2%. Шулай ук силос өчен кукуруз җыю башланды. 106 мең га мәйданның 65 мең гектары җыелган", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
"Республика буенча барлыгы 3,5 млн. тоннадан артык силос әзерләү планлаштырыла. Әлеге күләм ел ярымлык азык запасын тәэмин итү өчен җитәрлек булачак",- дип ассызыклады ул.
Гөлүс Баязитов сүзләренә караганда, кукуруз силосы - рационда энергетика нигезе, һәм аның төп чыганагы - крахмал. «Әмма югары уңыш үзлегеннән бу крахмалның сыерга барып җитүен гарантияләми: без даими рәвештә аның туклыклылыгын әзерләү этабында ук югалтабыз, һәм бу югалтулар 15 - 20%ка җитәргә мөмкин. Моннан котылу өчен хуҗалыкта төп өч нәрсәне тикшерергә кирәк", - диде ул.
Семинар барышында район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, терлек азыгы әзерләү буенча белгечләр, шулай ук төрле учреждение һәм оешма вәкилләре республика кунаклары белән төрле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, тәҗрибә, алдынгы технологияләр һәм эшне оештыру ысуллары белән уртаклаштылар.
Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы, сенаж өчен махсус төргәкләр, пленка, консервантлар, шулай ук лаборатор җайланмалар күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Катнашучылар биредә заманча пресс-җыйгычлар, суыткычлар һәм азык саклау өчен башка яңа җайланмалар белән таныштылар.